Зөлфәт тәрҗемәсе.
Ант итәм шул җәйге фотосурәт белән:
Син — болдырда. Дар шикелле чалыш болдыр.
Мондый болдыр беркемне дә дәшмәс өйгә,
Мондый болдыр өйдән генә олактырыр.
Яу киеме сыман синец сатин кулмәк
Көчле, горур муеныңны алган буып.
Утырасың — ат та тузмәс ачлыкның һәм
Кайгыларның тынып калган җыры булып.
Ант итәм шул сурәт белән. Сабый белән — Ант итәм мин хатирәңнең аһы белән. Ант итәм мин җанда синең барлык белән. Мин ант итәм хәлең беткән мәлең белән — Африкалы даһи Тверь бульварында Сагышлыдыр җәннәттәге ялың синең — Оныкларның йокылары тыныч булсын. А, килер ул — озын, салкын кармавычлар! Бугазына батып керер минем табан. Койрыгында җитлеккән бер яралгыны Мин ант итәм. Ә хәзергә тирән кое 60 нчы еллар.
Исе китеп ник елмая соң ул бала?
Үлем шулай елмая бит алгысытып,
Гаеп төсе кала садә чалымнарда.
Авазыңнан буылдым мин, хәлдән тайдым.
Синең сызыкчалар — минем тамагымда,
Тыннарыма капланды зур, кара кайгың.
Йөрәгемә сине һаман урлаганмын,
Онытканмын — син бит бары Тәңренеке,
Тәңренең бит синдәйләре бик аз аның.
Ачлык — кусе, аның сиңа теше утте.
Мин ант итәм җандай газиз ватан белән —
Гәрчә ватан сине җирдә ятим итте.
Сабыйларга уйчан карап, башын игән —
Үз башыңа шулай гашыйк булдың аңа.
Мин ант итәм син яраткан даһи белән.
Юктыр газап, юктыр иҗат тирән җирдә.
Мин ант итәм Алабугаң фаҗигасен
Алабугаң белән синең утерергә.
Юкса, төнлә әбиләре гел куркытыр:
«Йокла, улым! Йокла, кызым! Тик ятмасаң,
Алып китәр сине Алабуга-сукыр!»
Яныма ук килеп кенә җитсен бары —
Сытачакмын дагаланган итек белән,
Кирәк ту гел миңа хөкем карарлары.
Хәшәрәтнең шома, салкын тәне дымлы.
Көйдерерләр яшел, зәһәр агу булып
Карындагы балалары табанымны.
Ыргытырмын җиргә — җир бит төпсез икән.
Маринаны уксез улемнәргә илткән
Болдыр хакында мин улчак һич суз әйтмәм.
Төбендәге бака сыман, караңгыда
Соры кузен миңа текәп, инде мине
Үтерергә ант итәдер Алабуга.
Фикерләр