ЧЫҢГЫЗ АЙТМАТОВ
Чыңгы́з Түрәкол улы Айтма́тов (кырг. Чыңгыз Төрөкулович Айтматов) (1928 елның 12 декабре — 2008 елның 10 июне, Алмания) — кыргыз совет язучысы. Кыргыз һәм рус телләрендә язган. 1986—1991 елларда Кыргызстан язучылар берлеге идарәсе рәисе.

Тәрҗемәи хәле
Атасы Түрәкол (1903―1938)— партия хезмәткәре, 1938 елны атып үтерелә. Чыңгыз, эне-сеңелләре белән Каракулда бабасы элекке 1 нче гилдия сәүдәгәр Хәмзә Габделвәлиев йортында үсә. Әнисе ― Нәгыймә Айтматова (1904―1971).

14 яшьтә, ир-атлар барысы да сугышта чакта, ул авыл советы секретаре булган. 1948 елда сигезьеллык мәктәпне бетереп, Җамбул шәһәрендәге ветеринария техникумына укырга кергән. Аны гел “бишле”гә тәмамлау сәбәпле, Бишкәктәге Авыл хуҗалыгы институтына имтихансыз кабул иткәннәр, институтны 1953 елда тәмамлаган. 1952 елда Чыңгызның хикәяләре матбугатта басыла башлаган. Институтны тәмамлагач, аны Кыргыз Республикасы терлекчелек фәнни-тикшеренү институтының эксперименталь фермасына эшкә билгеләгәннәр.

Авыл хуҗалыгы институтын (1953), А. М. Горький исемендәге Әдәбият институты каршындагы югары әдәби курсларны (Мәскәү) тәмамлый. 1988–90 елларда «Иностранная литература» журналының баш мөхәррире, 1990–94 тә СССР һәм РФнең Люксембургтагы илчесе, 1994 елдан башлап Франция һәм Бенилюкс илләрендә Кыргызстан Республикасы илчесе. 1966–89 елларда СССР Югары Совет депутаты, 1989–92 дә СССР халык депутаты.

Бүләкләре
2022 ― Алишер Нәваи исемендәге Халыкара премия ― «Төрки дөньяның бердәмлегенә керткән өлеше өчен» (үлгәннән соң).
Made on
Tilda