Николай Сладков
Николай Иванович Сладков (1920, 5 Гыйнвар – 1996, 25 Июнь) рус совет язучысы, табигать турында 60тан артык китап авторы. 1920 елның 5 Гыйнварында Мәскәүдә туган, ләкин гомеренең күпчелек өлешен Ленинградта яшәгән. Кечкенәдән табигать яраткан. Икенче сыйныфта укучысы булганда бөтен күзәтү-фикерләрен язып барган көндәлек башлаган.