Антуан де Сент Экзюпери, татар әйтелеше: Антуан дә Сәң Әкзүпәри (французча: Antoine de Saint-Exupéry) (29 июнь, 1900 – 31 июль, 1944) – Франциянең бөек язучысы һәм очучы.
Тормыш юлы
Антуан Мари Родҗәр де Сент Экзюпери (французча Antoine Marie Roger de Saint-Exupéry) Лион шәһәрендә инде яшьләре олы булган бер гаиләдә туа. Башлангыч мәктәбен тәмамлагач, мигъмарлык (архитектура) өйрәнү өчен École des Beaux-Arts 'ка (әйтелеше Әколи дә Бо-Арт) укырга керә. 1921 елда ул хәрби хезмәт сафына баса һәм очучылыкны өйрәнү өчен Страссбург шәһәренә җибәрелә. Киләсе елда рөхсәтнамә (лицензия) иясе була. Аңа хәрби очкычта эшләргә тәкъдим итәлләр. Тик гаиләсе риза булмагач, ул Париж шәһәрендә ширкәт эшендә калдырыла. Аның эше таркала һәм киләсе берничә ел эчендә әллә ничә эш алыштыра.
1926 елда ул тагын оча башлый. Тулуз һәм Дакар шәһәрләре арасында һава почтасында эшли. Аның L'Aviateur (Очучы) атлы беренче хикәясе Le Navire d'argent журналында бастырыла.
1928 елда ул Courrier-Sud (Көнъяктан хат) исемле беренче китабын бастыра һәм Касабланка белән Дакар арасында оча. Сәхрәдәге Рио дә Ородагы Кәп Җүби һава аланы җитәкчесе була.
1929 елда Сент Экзюпери Көнъяк Америкага күчерелә һәм ул анда Aeroposta Argentina Company'ның җитәкчесе булып эшли башлый.
1931 елда Prix Femina бәйгесендә җиңгән Төнге Очыш атлы әсәре бастырыла. Шулай итеп очу/язу эшен сугышка тиклем дәвам итә.
1931 елның 11 апрелендә ул Кәнсүәллә Сунсин Сандәвәл дә Гәмәз исемле кызга өйләнә.
Икенче Дөнья Сугышы вакытында ул Франциядә хәрби эзләүче эскадронында оча. Аннары Нү Йорк шәһәренә кача һәм, дошман белән сугышыр өчен, кире Урта Диңгез җирлегенә кайта.
44 яшьлек Сент Экзюпери, Рон елгасы янында җыелган Алман хәрбиләре турында мәгълүмат туплар өчен очарга ризалык белдерә. Шулай итеп 1944 елның 31 июлендә ул төнге очышка китеп, инде аннан кире кайтмый. Бер хатын 1 август көнне очкыч төшкәнен күрүе турында хәбәр итә һәм бераз соңрак Франция гаскәри киемендә бер мәет табыла, Сент Экзюпери итеп күмелә.
1998 елда бер балыкчы Марсель шәһәреннән көнъяктарак Сент Экзюпериның көмеш беләзеген таба. Башта бу хәбәргә халык явыз бер шаярту итеп карый, ләкин соңрак чыннан Сент Экзюпери икәнен таныйлар.
Аны алман Focke-Wulf Fw 190 очкычында Роберт Һәйкзәл атып төшергән дигән фараз иң ышанычлы санала.