Галимҗàн Гыйрфàн улы Ибраһѝмов (28 февраль (12 март) 1887, Солтанморат, Стәрлетамак өязе, Уфа губернасы, Россия империясе — 21 гыйнвар 1938, Казан, ТАССР, ССРБ) — татар әдәбияты классигы, язучы, әдәбият һәм тел галиме, публицист, тәнкыйтьче, тарихчы, җәмәгать һәм сәясәт-дәүләт эшлеклесе. Хезмәт Батыры (1932).
Тормыш юлы
Галимҗан Ибраһимов 1887 елның 12 мартында Уфа губернасы Стәрлетамак өязе (хәзер Авыргазы районына карый) Солтанморат исемле татар авылында туа. Галимҗан башта туган авылында белем ала, 3 сыйныфлы рус мәктәбенә дә йөри. 1898 елның көзендә әтисе Галимҗанны һәм аның бертуганын Ырынбурдагы мәдрәсәгә илтә. 1905 елгы инкыйлаб дулкыннары тәэсирендә, шәкертләр, иске тәртипләргә риза булмыйча баш күтәрәләр, һәм Галимҗан мәдрәсәдән куыла.
«Галия» мәдрәсәсе
Элекке "Галия" мәдрәсәсенең бинасы. Уфа. 1962 ел.
Аннары ул Уфага китә һәм «Галия» мәдрәсәсенә укырга керә. Аның әдәби иҗат эшчәнлеге шул вакытта башлана. 1907 елда аның беренче хикәясе — «Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы» басылып чыга. «Галия»дән киткәннән соң, Галимҗан Ибраһимов Әстерханда була, Урал якларына бара, казакъ далаларына китеп, балалар укыта башлый.
Казан
Белемен күтәрү һәм әдәби эш белән шөгыльләнү өчен 1909 елда Казанга килә. Ләкин сәяси ышанычсыз саналган яшь татар әдибенә югары уку йортларына кереп уку мөмкинлеге табылмый. Казанда яшәгән бу беренче чорында (1909-1912) Г. Ибраһимовның ижаты активлаша. Ул үзенең революциягә кадәрге иҗатында романтик рухтагы хикәяләрен («Яз башы», «Диңгездә»» «Йөз ел элек», «Сөю-сәгадәт», «Уты сүнгән җәһәннәм», «Карак мулла» һ. б.) һәм «Яшь йөрәкләр» (1912) исемле романын яза.
Г. Ибраһимов әдәби тәнкыйть һәм публицистика өлкәсендәге эшчәнлеген дә киң җәелдереп җибәрә. Мәкаләләрендә ул татар әдәбиятыңның барышына, аерым жанрларның үсешенә, гомумән татар матбугатына, сәнгатькә, милли театрга, әдәби телгә, тарихка бәйләнешле төрле актуаль мәсьәләләрне күтәреп чыга һәм аларны заманның алдынгы идея-эстетик карашлары нигезендә хәл итәргә омтыла.
Инкыйлаб эшләре
1912 елның ахырында Г. Ибраһимов Казаннан Киевка китә һәм анда җиде айга якын яшәп, ирекле тыңлаучы сыйфатында университетта укып йөри һәм балалар укыта, бер үк вакытта Киевтагы мөселман студентларының яшерен оешмалары эшендә актив катнаша. Шунда катнашканга 1913 елның апрелендә кулга алына. Шул елның җәендә төрмәдән чыгарыла, 1917 елның февраль революциясенә кадәр полиция күзәтүе астында яши.
1913 елның көзеннән башлап Галимҗан Ибраһимов Казанда «Аң» журналында эшли.
1914 елның февралендә яңадан Киевка китә.
1915 елның көзеннән 1917 елгы Февраль инкыйлабына кадәрге чорда Галимҗан Ибраһимов «Галия» мәдрәсәсендә укытучы булып эшли.
1917 елгы Февраль инкыйлабы көннәрендә Г. Ибраһимов, «Галия» мәдрәсәсендәге укыту эшен ташлап һәм язучылык хезмәтен дә бер якка куеп, үзенең бөтен энергиясен көндәлек матбугат һәм иҗтимагый эшкә юнәлтә.
Шул елның мартында ул «Галия»дәге укытучы-хезмәттәше Фатих Сәйфи-Казанлы белән берлектә Уфада «Ирек» исемле сул юнәлештәге, авыл халкы мәнфәгатьләрен яклаган, җир һәм ирек идеяләрен пропагандалаган газета чыгара башлый.
Шул ук елның сентябрендә бу газета, мөселман гаскәриләре басмасы «Солдат теләге» дигән газета белән берләшеп, «Безнең юл» исеме белән дәвам иттерелә. Аның баш мөхәррире шулай ук Г. Ибраһимов була. Газетадагы эшеннән тыш әдип авыл игенчеләре, эшчеләр, солдатлар, мәдрәсә шәкертләре арасында инкыйлаби аңлату әңгәмәләре алып бара, митингларда чыгышлар ясый, Россиядәге төрек-татар халыкларының киләчәк үсеш юлларын билгеләү, аларның милли дәүләтчелек мәсьәләләрен ачыклау һәм хәл итү өчен 1917 елның маенда Мәскәүдә һәм июль аенда Казанда җыелган Бөтенрусия мөселманнарының ике корылтаенда катнаша.
Хакимият башына большевиклар килгәннән соң да, 20 ноябрьдә, Уфада җыелган Милләт Мәҗлесе утырышларында татарлар өчен җирле мохтарият (территорияле автономия) идеясен яклап чыгышлар ясый. Ул шулай ук Учредительное собраниегә (Халык җыенына) сайлаулар кампаниясенә дә актив катнаша, анда Уфа губернасы татарлары исеменнән делегат булып сайлана һәм Бөтенрусия Үзәк Башкарма комитеты әгъзасы була.
Инкыйлабтан соң эшчәнлеге
Әдипнең инкыйлабтан соң берничә ай тормышы һәм иҗтимагый эшчәнлеге Петроград һәм Мәскәү шәһәрләре белән бәйле. Учредительное собрание таратылганнан соң, ул Совет хөкүмәтенең Милләтләр халык комиссариаты каршында төзелгән Мәркәз мөселман комиссариатында эшли, Комиссариат рәисе Мулланур Вахитовның урынбасарларыннан берсе була, Комиссариат карамагында татар телендә чыккан «Чулпан» газетасына мөхәррирлек итә. 1918 елның көзендә авырып китеп, хастаханәдә дәваланып чыга һәм шул ук елның октябрь урталарында Казанга кайтырга мәҗбүр була.
Галимҗан Ибраһимов язучылар, журналистлар һәм галимнәр арасында. 1925-1926 еллар
Гражданнар сугышы тәмамланып, илдә тыныч төзелеш мәшәкатьләре башлангач, Г. Ибраһимов инкыйлаб чорында вакытлыча читкә куеп торган әдәби-гыйльми эшләрен янәдән тергезеп җибәрә. Татарстан автономияле республикасы төзелүнең беренче көннәреннән алып 1927 елга кадәр ул җөмһүрияттәге иҗтимагый-мәдәни тормышның һәм әдәби хәрәкәтнең алгы сызыгында торып эшли, татар совет матбугатын нигезләүдә һәм оештыруда, мәгариф системасын яңача нигезгә коруда, яңа милли кадрларны тәрбияләп үстерүдә һәм башка бик күп иҗтимагый һәм мәдәни төзелеш мәсьәләләрен яңа тормыш шартларына яраштырып, гамәли хәл итү эшенә якыннан торып катнашкан шәхесләрнең иң күренеклесе була.
Язучы буларак ул бу чор татар әдипләре арасында беренчеләрдән булып үзенең әсәрләрендә инкыйлаб, Гражданнар сугышы вакыйгаларын («Яңа кешеләр» драмасы, 1920; «Кызыл чәчәкләр» повесте, 1921), егерменче еллар башында авылда һәм шәһәрдә җәелгән кискен көрәш картиналарын («Тирән тамырлар» романы, 1926) калку итеп сурәтли. Шушы ук елларда кардәш казакъ халкының XIX йөз ахыры, ХХ йөз башындагы тормыш күренешләрен, гаилә һәм ыруглык мөнәсәбәтләрен, гореф-гадәт, йолаларын гаҗәеп тәэсирле итеп гәүдәләндергән «Казакъ кызы» романын (1923) язып тәмамлый; егерменче еллар башында Идел буе өлкәләрендә булып узган ачлык фаҗигаләренең тетрәндергеч күренешләрен тасвирлаган «Адәмнәр» повестен (1923), әүвәлдәрәк язылган «Татар хатыны ниләр күрми» повесте белән «Безнең көннәр» романының да югары сәнгать дәрәҗәсенә җиткерелгән яңа вариантларын бастырып чыгара. Г.Ибраһимов татарлар арасында инкыйлаби хәрәкәтләр, тел-әдәбият һәм мәгариф тарихы буенча гыйльми хезмәтләр язуга көч сала. Аның «Шәрекънең бөек революционеры Мулланур Вахитов» (1919), «Татарлар арасында революция хәрәкәтләре» (1925), «Урал» һәм «уралчы»лар (1927), «Татар мәдәнияте нинди юл белән барачак» (1927) кебек хезмәтләре, К. Насыйри, Ш. Мәрҗани турындагы мәкаләләре Татарстанда иҗтимагый һәм гуманитар фәннәр үсешенә уңай йогынты ясыйлар. Г.Ибраһимов бөтен ил күләмендә таныла, күп гыйльми җәмгыятьләр аны шәрәфле яки хакыйкый әгъза итеп сайлыйлар. 1928 елда ул Бөтенроссия Сәнгать фәннәре академиясенең хакыйкый әгъзасы итеп сайлана.
1927 елдан башлап Г.Ибраһимов көчәеп киткән үпкә авыруы аркасында даими Кырымда яшәргә мәҗбүр була. Авыруының вакыт үткән саен җитди төс ала баруына карамастан, ул әдәби һәм гыйльми иҗат эшен дәвам иттерергә тырыша: «Безнең көннәр» романының икенче һәм өченче кисәкләрен язу, «Әдәбият кануннары» исемле зур хезмәтен язып тәмамлау өстендә эшли.[5]
1932 елда Советларның Бөтенрусия Үзәк Башкарма комитеты Президиумы карары белән аңа «Хезмәт Батыры» дигән мактаулы исем бирелә. Аның әдәби әсәрләре рус һәм башка милли телләргә тәрҗемә ителеп басыла, төрки халыкларның олы буын язучылары аны әдәби остазлары итеп таныйлар.
Соңгы еллары
Гомеренең соңгы ун елын Ялтада уздыра.
1937 елның 29 августында ул Ялтадагы торак йортында кулга алынып, авыру хәлендә этап белән Казанга озатыла һәм шәһәрнең Пләтән төрмәсенә ябыла. Аны троцкийчы контрреволюцион оешма төзеп, Сталинга, совет-партия җитәкчелегенә каршы һөҗүм әзерләүдә гаеплиләр. Әмма «эш» хөкем-тикшерүләргә кадәр барып җитми, төрмә шартларында тәмам азып соңгы ноктасына җиткән үпкә авыруы әдипне 1938 елның 21 гыйнварында төрмә хастаханәсендә дөньядан алып китә. Җирләнүе Казанның Архангел дип йөртелгән христиан зиратында дип уйланыла. Шунда үлгәннән соң язучыга куелган һәйкәл тора.
Әдипнең кулга алыну вакытында чекистлар тарафыннан төяп алып кителгән бай кулъязма архивы һәм шәхси китапханәсе исә НКВД подвалларында юкка чыга. 1955 елның 24 сентябрендә Г.Ибраһимов исеме акланды.[6]