Альберт Вәли улы Мифтахетдинов 1937 елда Өфе шәһәрендә туа. Киев дәүләт университетын тәмамлый. Аның иҗаты төньякка, аның кырыс табигатенә, самими кешеләренә багышланган. Кола ярымутравында, Чукоткада, Магаданда яши. Төп әсәрләре — «Одиссей турында сөйлә әле», «Дусларымның башлары», «Эскимос тубы белән уйнар чак», «Зарыгып көткән көннәр», «Бик бәләкәй Җир шары», «Хатын-кызлар урлаучы Аттаукай», «Тылсымлы затлардан сора».
Язучының аерым повестьлары, хикәяләре рус, инглиз, испан, поляк, болгар, венгр, чех, словак телләрендә басылып чыккан.
А. Мифтахетдинов — Язучылар берлеге әгъзасы, Россия Фәннәр Академиясенең гамәлдәге әгъзасы иде. Ул 1992 елда вафат булды.