МОСТАЙ КӘРИМ

Мостай Кәрим (20 октябрь, 1919 ел, Башкортстан, Чишмә районы, Келәш авылы - 21 сентябрь, 2005 ел, Башкортстан, Уфа) - башкорт, татар язучысы, шагыйре һәм драматургы. Башкортстанның халык шагыйре. Салават Юлаев премиясе лауреаты (1967).

Тормыш юлы

1919 елның 20 октябрендә Башкортстанның хәзерге Чишмә районының Келәш исемле татар авылында крестьян гаиләсендә туа. Милләте буенча татар, әмма соңрак милләтен «алыштыра».

1941 елда Башкорт дәүләт университетының тел һәм әдәбият факультетын тәмамлый. Бөек Ватан сугышы башлану белән фронтка китә, сугышта элемтә башлыгы һәм артиллерия штабы башлыгы булып хезмәт итә. Сугышта мина ярчыгы күкрәгенә тиеп, чак кына йөрәгенә барып җитми.

Госпитальдә ятып дәваланып чыккач, Воронеж фронтына башкорт телендә чыгарга тиешле газетада эшләргә дип җибәрелә. Шул ук фронтның «За честь Родины» (Ватан намусы өчен) рус газетасында һәм «Ватан намусы өчен» татар газетасында эшли башлый. Алдынгы эшелон гаскәрләренә бара, мәкаләләр, очерклар һәм новеллалар яза. «Ватан намусы өчен»дә эшләүче Әхмәт Ерикәй, Гали Хуҗи һәм Риза Ишморат белән таныша һәм алар белән гомер буена дус булып кала. Главпур тарафыннан 1943 елда 3нче Украина фронтының «Советский воин» (Совет сугышчысы) газетасының татар редакциясенә махсус хәбәрче итеп җибәрелә. Ике ел «Совет сугышчысы» газетасы редакциясендә (мөхәррире капитан Мәхмүд Максуд) хезмәт итә. Сугыштан кайткач ижади һәм ижтимагый эшкә бирелә.

1930 елларда ук яза башлый. Беренче шигырьләре татар телендә Чишмә районының "Сталинчы" (хәзерге "Чишмә") гәҗитендә басыла. 1938 елда «Отряд кузгалды» (башк. телендә) дигән беренче шигырь җыентыгы нәшер ителә; 1941 елда «Язгы тавышлар» (башк. телендә) дигән шигырь китабы чыга. Барысы 100дән артык шигърият һәм проза китаплары, 10нан артык пьесалары дөнья күрә.

Иң билгеле әсәрләре:

Шигърият җыентыклары: «Кара сулар», «Кайту», «Европа-Азия», «Заманалар». Повестьләре: «Безнең өйнең яме», «Өстаган», «Озын-озак балачак». «Айгөл иле», «Кыз урлау», «Ай тотылган төндә» (реж. Ш.Мортазина), «Ташлама утны, Прометей!» кебек драматик әсәрләре зур уңыш белән татар, башкорт театрлары сәхнәсендә куела.

Мостай Кәримнең әсәрләре берничә дистә телгә тәрҗемә ителгән.

2005 елның 21 сентябрендә Уфада вафат була. Уфаның мөселман зиратында җирләнгән.
Made on
Tilda