О.ҺЕНРИ
(Үиллиәм Сидни Портер)
О.Һенри (инглизчә O.Henry), чын исеме Үиллиәм Сидни Портер (William Sydney Porter), (1862-1910). Америка язучысы, көлкеле хикәяләр язган танылган автор.
Үиллиәм Портер 1862 елда Төньяк Каролина штатында табиб гаиләсендә дөньяга килә. Өч яше тулгач, аның әнисе үлә һәм аны түтәсе тәрбияли башлый.
Мәктәптән соң даруханәдә эшли, өч елдан соң Техаска күчә, анда күп төрле хезмәтләр башкара.
1894 Портер Остин шәһәрендә "The Rolling Stone" дигән үзенең көлке журналын бастырып чыгара башлый.
1895 елда Портер банк эшеннән чыгарлыла, өскә чыккан акча өчен мәхкәмәгә тартыла.
Өскә чыккан акча җинаятенә гаепләнгәннән соң, Портер Һондурас, соңрак Көньяк Америкада качып яши.

Төрмә
АКШка кайткач, кулга алына, мәхкәмәдә гаепләнә һәм Колумбус төрмәсенә җибәрелә. Төрмәдә 3 ел утыра (1898-1901).
Төрмәдә Портер хастаханәдә эшли, хикәяләр яза һәм О.Һенри кушаматын уйлап чыгара.
Тормышының ахырында бавыр цирозы һәм диабеттан интегә, 1910 елда Нү-Йорк шәһәрендә вафат була.
О.Һенри бүләге
Вафатыннан 8 елдан соң язучы хөрмәтенә О.Һенри бүләге булдырыла, ел саен өләшелә.

Иҗаты
Хикәяләр җыентыклары:
«The Four Million» («Дүрт миллион»), 1906
«The Trimmed Lamp» («Яна торган шәмдәл»), 1907
«Heart Of The West» («Көнбатышның калебе»), 1907
«The Gentle Grafter» («Затлы шомбай»), 1908
«The Voice Of The City» («Зур шәһәр авазы»), 1908
«Roads Of Destiny» («Язмыш юлы»), 1909
«Options» («Сайла»), 1909
«Whirligigs» («Әфсен-төфсен»), 1910
«Strictly Business» («Эшлекле кешеләр»), 1910
«Sixes And Sevens» («Алтылар һәм Җиделәр»), 1910
«Rolling Stones» («Шома Ташлар»), 1910
«Waifs And Strays» («Тегеннән дә Моннан»), 1910
Made on
Tilda