КОЯШ ТИМБИКОВА
Биография
Кояш Тимбикова 1937 елның 16 ноябрендә Татарстанның Чистай районы Наратлы Елга авылында укытучы гаиләсендә туа. Шул ук районның Иске Роман һәм Каргалы авылы мәктәпләрендә ун ел укый. 1954–1959 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә югары белем ала, аннары егерме елга якын (1959–1979) «Азат хатын» журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире һәм журналның җаваплы сәркатибе булып эшли. 1979–1982 елларда ул – «Казан утлары» журналының җаваплы сәркатибе. 1983 елдан бирле шул ук журнал редакциясендә бүлек редакторы вазифасын башкара.Иҗат
Кояш Тимбикова үзенең беренче иҗат тәҗрибәләре – очерк характерындагы журналистлык язмалары һәм хикәяләре белән көндәлек матбугатта 1959 елдан күренә башлый. «Кояш безгә елмая» (1962), «Тылсымлы таяк» (1964) кебек күмәк җыентыкларда аның күп кенә очерклары, хикәяләре басыла, ә 1969 елда «Зәңгәр күлмәк» исемле хикәяләр һәм «Күңелләргә күләгә төшмәсен» исемле очерк китаплары дөнья күрә. 1971 елда «Инешләр Иделгә коя» исемле күмәк җыентыкка яшь авторның күләмле беренче әсәре – «Синең өчен» дигән повесте урнаштырыла.Бүләкләр
Кояш Тимбикова Хөсәен Ямашев исемендәге премия лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать хезмәткәре бүләкләр иясе.