Гаяз Исхакый

Гаяз Исхакый 1878 елның 23 февралендә Чистай өязенең Яуширмә авылында туа. Гаяз башта әбисе Мәхфусә остазбикә ярдәмендә язу танырга өйрәнә, авыл мәдрәсәсенә йөри. Унике яшендә аны Чистайдагы мәдрәсәгә бирәләр. Ләкин укыту тиешле булмаганга, өч елдан Гаяз Казандагы Күл буе мәдрәсәсенә килә. Аны биредә күренекле мәгърифәтче Һади Максуди укыта. 1897 елда, мәдрәсәне тәмамлагач, аны Әмирхановлар мәдрәсәсенә хәлфә итеп чакыралар, ә Һ.Максуди монда мөдәррис булып күчә.

Мәгъсүм Хуҗин

Мәгъсүм Хәмит улы Хуҗин 1930 елның 15 маенда Татарстан АССРның Саба районы Тенеки авылында колхозчы гаиләсендә туган. 1948 елда Саба урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, бераз вакыт шул ук мәктәпнең башлангыч классларында укытучы булып эшли. 1949 елның январенда аны комсомолның Саба район комитетына икенче секретарь итеп сайлыйлар.

Галимҗан Гыйльман

Язучы, шагыйрь, драматург һәм әдәбият белгече Галимҗан Хәмитҗан улы Гыйльманов (әдәби тәхәллүсе – Галим Әсәнов) 1957 елның 1 февралендә Башкортстан Республикасының Дүртөйле районы Әсән авылында колхозчы гаиләсендә туа. Урта мәктәптә укыганда ук ул әдәби иҗатка тартыла, беренче шигырьләрен, хикәяләрен яза, Дүртөйле район газетасында исеме күренә башлый.

Хәсән Сарьян

Хәсән Сарьян (Сарьян Салихҗан улы Хәсәнов) 1930 елның 24 мартында Башкортстанның Илеш районы Иске Аю авылында колхозчы гаиләсендә туа. Башлангыч белемне үз авылларындагы мәктәптә алып, җиде классны күршедәге Теләкәй авылы мәктәбендә тәмамлый. 1945—1946 елларда Татарстанның Чаллы районы артистлары труппасында артист булып йөри, аннан соң, янә үз авылларына кайтып, 1948 елның, көзенә кадәр колхоз эшендә һәм … ТулыракХәсән Сарьян

Мөсәгыйт Хәбибуллин

Хикәяче, романчы, публицист Мөсәгыйт Мөдәррис улы Хәбибуллин 1927 елның 25 декабрендә Оренбург өлкәсенең Абдуллин районы Габдрахман исемле авылда урта хәлле крәстиян гаиләсендә туа. Башлангыч белемне үз авылларындагы мәктәптә ала, аннары Татарстанның Баулы төбәгендәге Яңа Шалты авылы җидееллык мәктәбендә укый. Сугыш елларында, укуы белән бергә, колхоз эшенә дә җигелә: җир сөрә, ашлык суктыра, төрле машиналарда эшли. … ТулыракМөсәгыйт Хәбибуллин

Габдрахман Минский

Әсәрләрен укырга   Язучы-прозаик һәм драматург Габдрахман Минский (Габдрахман Хаҗимөхәммәт улы Аллаһбирдиев) 1906 елның 29 сентябрендә Әстерхан шәһәрендә эшче-һөнәрче гаиләсендә туа. Бер яше тулар-тулмас әтисез калып, үги атасы Мөхәммәт Аллаһбирдиев гаиләсендә тәрбияләнеп үсә. Әстерханның Тияк бистәсендәге мәдрәсәдә башлангыч белем ала, Октябрь инкыйлабыннан соң «Икенче баскыч» дип йөртелгән совет мәктәбендә укый. 1924 елда бу мәктәпне тәмамлагач, … ТулыракГабдрахман Минский

Кояш Тимбикова

Кояш Закир кызы Тимбикова 1937 елның 16 ноябрендә Татарстан АССРның Чистай районы Наратлы Елга авылында укытучы гаиләсендә туган. Шул ук райоң. ның Иске Роман һәм Каргалы авылы мәктәпләрендә укып ун класс тәмамлаганнан соң, 1954—1959 елларда В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт уңи. верситетының татар теле һәм әдәбияты бүлегеңдә югары белем ала, аннары егерме елга якын … ТулыракКояш Тимбикова

Алексей Николаевич Толстой

Алексей Толстой, Алексей Николай улы Толстой (рус. Алексей Николаевич Толстой, 1882 елның 29 декабре (1883 елның 10 гыйнвары), Самар губернасы, Николаевск — 1945 елның 23 феврале, Мәскәү) — рус совет әдәбияты классигы, прозаик, драматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе, ССРБ ФА академигы (1939). 1936–1938 елларда СССР язучылар берлеген җитәкли. Рус язучылары Л. Н. Толстой(1828-1910) һәм А. К. Толстой (1817-1875) белән борынгы бабалары (Петр I нең иярчене булган граф П. А. Толстой) уртак. Өч мәртәбә беренче дәрәҗә Сталин … ТулыракАлексей Николаевич Толстой

Фәнис Яруллин

  Фәнис Яруллин, Фәнис (Фаниз) Гатаулла улы Яруллин (9 февраль, 1938 ел, Татарстан АССР, Баулы районы, Кызылъяр авылы — 2011 елның 8 декабре, Казан) — татар шагыйре, язучы һәм драматург. Муса Җәлил премиясе, Г. Тукай исемендәге дәүләт премияселауреаты (1995). «Халыклар дуслыгы» ордены кавалеры. 1968 елдан Татарстан язучылар берлеге әгъзасы.

Фаил Шәфигуллин

Шагыйрь һәм прозаик Фаил Хафиз улы Шәфигуллин 1939 елның 18  маенда Татарстан АССРының Норлат (хәзерге Яшел Үзән) районы Карашәм авылында колхозчы гаиләсендә туа. 1953 елда җидееллык мәктәпне тәмамлагач, хезмәт юлын башлый: өч ел колхозда эшли, аннан, 1956 елдан 1962 елның җәенә хәтле, Коми АССРында — урман кисүче, чирәм җирләрдә — тракторчы, Приморье краеның Находка шәһәрендә — кара эшче, слесарь, Тын океанның балык … ТулыракФаил Шәфигуллин