Николай Сладков

 

Николай Иванович Сладков (1920, 5 Гыйнвар – 1996, 25 Июнь) рус совет язучысы, табигать турында 60тан артык китап авторы.

1920 елның 5 Гыйнварында Мәскәүдә туган, ләкин гомеренең күпчелек өлешен Ленинградта яшәгән. Кечкенәдән табигать яраткан. Икенче сыйныфта укучысы булганда бөтен күзәтү-фикерләрен язып барган көндәлек башлаган.

Яшь чагында ау белән мавыккан тик соңыннан бу шөгыльне вәхшилек санап, аннан баш тарткан. Моның урнына фотоауны сайлаган.

Бөек Ватан Сугышы башлангач үзе теләп яуга киткән һәм хәрби топограф булган. Сугыш беткәч бу һөнәрен саклап калган.

“Көмеш Койрык” дип аталган беренче китабын 1953 елда язган. Барлыгы 60лап китап язган. Виталий Бианки белән бергәләп “Урман яңалыклары” (“Вести из леса”) исемле радиотапшыру чыгарган. Бик күп сәяхәт иткән, гадәттә үз генә, һәм сәяхәтләре китапларында чагылыш таба. Табигатьне, югалып барган төрләрне саклау һәм табигатькә саклыклы булу кирәклеге турында бик күп язган.
Сладков әсәрләренең төп юнәлеше лирик-фәлсәфи һәм маҗаралы-танып белүле.
Бу әсәрләрдә беренче очрашулар, ачышлар, танышулар чагыла. Алар яшь укучыда табигатьне саклауны тәрбияләүгә юнәлгән.
Бик күп тапкыр кыргый хайваннарны тоткынлыкта тотуга каршы чыккан (шул хисаптан зоопаркларда да), мондый хайваннарның тормышлары тулы түгел дигән фикердә булган.
Волков зиратында җирләнгән.

Тулырак