Нәбирә Гыйматдинова

Нәбирә Гыйматдинова – татар язучысы. Муса Җәлил премиясе (2009), Г. Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе (2013) лауреаты. Татарстанның халык язучысы (2016).

Мирсәй Әмир

Ул 1907 елның 6 гыйнварында Башкортстанның Мәләвез районы Җиргән авылында игенче гаиләсендә туа. Яшьли ятим калып, башта туганнан-туган абыйсы гаиләсендә, аннары балалар йортында һәм Эстәрлетамак шәһәрендәге җидееллык үрнәк-тәҗрибә мәктәбе интернатында тәрбияләнә. 1925 елда Яңа Карамалы волость башкарма комитеты хезмәткәре, бер үк вакыт та авыл комсомол ячейкасы секретаре вазифаларын башкара. Башкортстандагы «Яшь юксыл» гәзитенең селькоры да … ТулыракМирсәй Әмир

Әмирхан Еники

1909 елның 17 февралендә (яңача вакыт белән 2 мартта) элекке Уфа губернасы Бәләбәй өязе (хәзерге Башкортстанның Благовар районы) Яңа Каргалы авылында таза хәлле крестьян гаиләсендә туган. 1911 елда аның әтисе гаиләсе белән Яңа Каргалыдан кырык чакрым ераклыктагы Дәүләкән дигән станциягә күченә. Әмирханның балалык һәм мәктәп еллары шунда уза.

Гомәр Бәширов

1901 елның 7 гыйнварында элеккеге Арча волостеның Яңа Сала авылында крестьян гаиләсендә туа. 7 яшеннән мәзиндә кыш буе белем ала, икенче елны мәдрәсәгә керә. Ләкин ул мәдрәсәне тәмамлый алмый: аның абыйсын солдатка алалар. Әтисе бик еш авырый башлаганга күрә, төп авырлык Г.Бәширов җилкәсенә төшә.

Адлер Тимергалин

Адлер Камил улы Тимергалин — татар язучысы, тәрҗемәче, СССР Язучылар берлеге әгъзасы (1975 елдан). Ул 1931 елның 1 гыйнварында Татарстан АССРның Сарман районы Иске Минзәләбаш авылында укытучы гаиләсендә туган. 1948 елда урта мәктәпне тәмамлый, аннары ике елга якын В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының физика-математика факультетында астрономия бүлегендә белем ала. 

Миргазиҗан Юныс

КИТАПЛАРЫН УКЫ Миргазыян Юныс 1927 елның 25 маенда Татарстанның Баулы районы Исергәп авылында крестьян гаиләсендә туа. Авыл мәктәбенең алты сыйныфын тәмамлаганнан соң, ике ел колхозда эшли. 1944 елда армиягә алына, хәрби авиация училищесын тәмамлагач эскадрильяда хезмәт итә. 1955 елда хәрби хезмәттән азат ителгәч, Мәскәү университетының филология факультетына читтән торып укырга керә. Шул ук вакытта Кара … ТулыракМиргазиҗан Юныс

Аяз Гыйләҗев

Әсәрләрен укырга

 

 ҮЗЕМ ТУРЫНДА ҮЗЕМ

Мин үзем күргән, тормышлары, яшәешләре, кылган гамәлләре белән мине баеткан бик күп кешеләр алдында зур бурычлы әле. Мин унҗиде яшемә хәтле авылда яшәдем. Сугыш еллары һәм аннан соңгы еллар иде бу. Шул елларның истәлеге минем өчен аерата газиз һәм кадерле. «Берәү», «Дүртәү» повестьларында мин бу истәлекләрнең бер өлешен язарга тырышып та карадым.

1972 елда «Язгы кәрваннар» һәм «Мәхәббәт һәм нәфрәт турында хикәят» исемле кечкенәрәк күләмдә ике повесть яздым. Бу минем үземнең авылдашларыма, якты шәхесләргә, Югары Баграж кешеләренә, Зәй буйларына бурычымны кайтаруым гына. Әсәрләргә геройлар тормыштагы үз исемнәре белән кермәсәләр дә, географик һәм биографик дөреслеккә ябышып ятмасам да, бу әсәрләр минем янәшәмдә яшәгән гүзәл авылдашларым турында. Яшәгән саен миңа алар хезмәтенең гадилеге һәм бөеклеге, алар яшәешенең матурлыгы һәм авырлыгы ныграк күренә сыман. Моңарчы язылган әсәрләремдә берникадәр тарлык барын үзем дә сизеп йөри идем, тәнкыйтьчеләрнең дә сүзе урынлы булды, әмма мин үзем белгән, үзем яраткан кешеләр алдында бурычлы булып калмаска тырышырмын. Хәзер дә тормыш белән багланышны ычкындырмаска тырышам. Ел саен диярлек үз авылыбызга кайтам, башка төбәкләргә чыгам, йөрим. Тормыш көнләп түгел, сәгатьләп үзгәрә. Тормыш агышыннан ычкынып төшеп калмаска кирәк. Барыбыз да шуңа омтылабыз. Тормыштан артта калмас өчен, аның хәрәкәтен генә түгел, үзгәрмәс кыйбласын да яхшы белергә кирәк. Туган илеңә, халкыңа бирелгәнлек, туган телеңә сүнмәс мәхәббәт — менә ул язучының үзгәрмәс кыйблалары! Тормыш шартлары, яшәү күренешләре көнләп-сәгатьләп үзгәреп торса да, бу бөек төшенчәләр — мәңгелек, һәм шушы мәңгелеккә тугры кешеләр генә үзгәрешләрне халык белән бергә сиземли алалар.

Аяз Гыйләҗев. 1973

Тулырак