Тел турында кайбер фикерләр

  Автор: Гомәр Бәширов ← Күләме: 13 бит Жанр: фикерләр Иңдерү калыплары:                Medium’нан укырга◧

Гомәр Бәширов

1901 елның 7 гыйнварында элеккеге Арча волостеның Яңа Сала авылында крестьян гаиләсендә туа. 7 яшеннән мәзиндә кыш буе белем ала, икенче елны мәдрәсәгә керә. Ләкин ул мәдрәсәне тәмамлый алмый: аның абыйсын солдатка алалар. Әтисе бик еш авырый башлаганга күрә, төп авырлык Г.Бәширов җилкәсенә төшә.