Кәҗә тәкәсенең дөньяга карашы

  Автор: Мирсәй Әмир ← Күләме: 2 бит Жанр: әкият, 12+ Иңдерү калыплары:                    Medium’нан укырга:  Онлайн уку: Теләсә кая кереп, тибенеп йөрүдән башканы белми торган бер кысыр тавык көннәрдән бер көнне яңа хәбәр ишетеп кайтты, ди. Кайтты да, ди, яңа хәбәрне башка хайваннарга сөйләп бирде, ди:

Абдулла Алиш әкиятләре

  Автор: Абдулла Алиш ← Күләме: 56 бит Жанр: әкиятләр ​ Иңдерү калыплары:                Medium’нан укырга◧

Чукмар белән Тукмар

  Автор: Абдулла Алиш ← Күләме: 2 бит Жанр: әкият Иңдерү калыплары:               Medium’нан укырга:

Эт үзенә ничек хуҗа эзләгән

  Автор: Абдулла Алиш ← Күләме: 2 бит Жанр: әкият Иңдерү калыплары:           Medium’нан укырга:

Капкорсак патша

 

Автор: Абдулла Алиш

Күләме: 9 бит

Жанр: әкият

Иңдерү калыплары:

      

Medium’нан укырга:

Әүвәл заманда, кәҗә команда, үгез адмирал, бүре генерал, саескан сотник, төлке шутник, үрдәк үрәтник булган заманнарда бер патша яшәгән, ди. Аты — Капкорсак, кушаматы Бушборчак булган, ди, бу патшаның. Кеше төсле үзе, үгезнеке төсле күзе, бүренеке кебек тешләре, нәкъ ерткычныкы кебек булган, ди, кылган эшләре. Ул үзе Канкояр патшаның зур улы иде, ди.

Канкояр патша үлгәч, аның урынына өлкән улы Капкорсак — Бушборчакны патша иттеләр, ди. Патша булам, башыма таҗ киям, тәхеткә менәм дигән көнне, Капкорсак патша барлык сарай хезмәткәрләрен җыеп, рәттән тезеп, дер селкетеп тиргәп алды, ди:

— Минем өчен дөньяда тиңе булмаган, әлегә кадәр бер патша да кимәгән, бер мәмләкәт тә белмәгән, бер патшаның да күзе күрмәгән, иң кыйммәтле, иң матур, иң яхшы таҗ ясагыз, — дип боерды, ди, ул министрларына. – – Сезгә ун тәүлек вакыт бирәм, шул вакытка таҗ өлгергән булсын. Әгәр дә мәгәр мин әйткән вакытка таҗ өлгермәсә, барыгызны да тончыктырачакмын, — дип әйтте, ди, Капкорсак патша.

Өзек

ТулыракКапкорсак патша