ЛИРОН ХӘМИДУЛЛИН

Лирон Хәмидуллин — татар язучысы, тәрҗемәче, СССР Язучылар берлеге әгъзасы (1977 елдан). Тукай премиясе лауреаты (2020).

Тормыш юлы

Ул Сембер өлкәсенең Яңа Малыклы районы Иске Төгәлбуга авылында туа. Ырынбур өлкәсенең Яңа Сергиевка районы, Искеавыл (Иске Белогор) мәктәбендә җиде класс тәмамлаганнан соң, тимер юл техникумында укый, 1951—1954 елларда армиядә хезмәт итә. Аннан кайткач, Орск шәһәрендә тимер юл участогы бригадиры, соңрак өлкән мастер була. 1961 елдан Казанда яши. Башта — Трамвай-троллейбус идарәсендә, 1967—1982 елларда СССР Әдәби фондының Татарстан бүлеге директоры булып эшли.

Иҗат

Лирон Хәмидуллин әдәбиятка 60нчы елларда килә. Әдәби җәмәгатьчелек аның «Юлда» дигән хикәяләр җыентыгын һәм «Дала иртәсе» дигән повестен җылы кабул итә. Ул озак еллар тәрҗемә өлкәсендә эшли: үзбәк язучысы Ә.Мохтарның — «Чинар» романын, казакъ язучысы Ә. Әлимҗановның — «Отрар хатирәсе» дигән китабын, В. Быковның «Обелиск» һәм «Дожить до рассвета» дигән повестьларын татарчага тәрҗемә итә.

Лирон аганың иҗатында шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Закир Рәмиев, драматург Мирхәйдәр Фәйзи, тарихчы һәм әдәбиятчы Габделбари Баттал, татар телле беренче газета-журналлар нашире һәм җырчы Камил Мотыйгый, фабрикант Акчуриннар нәселе һ.б. мәшһүр затлар турында даими һәм вакытлы матбугатта дөнья күрә килгән библиографик һәм фәнни-популяр хезмәтләре зур урын биләп тора.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

2019 ел — ТР язучылар берлегенең Җамал Вәлиди исемендәге әдәби премиясе
2020 ел — Тукай премиясе — «Дәрдмәнд», «Буранлы төндә», «Офыктагы аҗаган» китаплары өчен»

Гаиләсе

Хатыны Дания. Балалары: улы Булат, кызы Зөһрә; оныклары Мансур, Таһир.
Made on
Tilda