Белем Җәүһәрләре

Кичә, ягъни Каракөз (Ноябрь) аеның 15ендә Казан шәһәрендә Дөньякүләм Белем Җәүһәрләре бәйгесе узды. Сайтыбыз бу бәйгедә катнашып, беренче дәрәҗәле дипломга (беренче урын) лаек булды. Котлагыз безне)

Гаяз Исхакый

Гаяз Исхакый 1878 елның 23 февралендә Чистай өязенең Яуширмә авылында туа. Гаяз башта әбисе Мәхфусә остазбикә ярдәмендә язу танырга өйрәнә, авыл мәдрәсәсенә йөри. Унике яшендә аны Чистайдагы мәдрәсәгә бирәләр. Ләкин укыту тиешле булмаганга, өч елдан Гаяз Казандагы Күл буе мәдрәсәсенә килә. Аны биредә күренекле мәгърифәтче Һади Максуди укыта. 1897 елда, мәдрәсәне тәмамлагач, аны Әмирхановлар мәдрәсәсенә хәлфә итеп чакыралар, ә Һ.Максуди монда мөдәррис булып күчә.

Medium куллану

  Хөрмәтле сайтыбыз кунаклары! Эчке бер карарыбызга күрә моннан кире китапларны онлайн уку платформасы буларак Medium кулланылачак һәм бөтен китаплар да шунда куелып барылачак. Medium’да язылу мөмкинлеге бар. Телефон һәм сыйпак (планшет) кулланучыларга исә кушымта куеп та була. Медиум кушымтасын моннан алыгыз: Сайтка яңа куелган бер татар китабын да калдырмыйм дисәгез, рәхим итеп языла күрегез! … Read moreMedium куллану