Лунатиклар

  Зөлфәт тәрҗемәсе. Тәкәббер һәм ерак ай калка да Ялгызлыгы өчен үч ала — Һәм кулларын сузып, Лунатиклар Ай артыннан төнлә кузгала. Кыргый зиһен канатларын җәеп Һәм арынып дөнья йөгеннән, Үтә күренмәле сәер җаннар Оча төннең айлы күгеннән. Ерак айның салкын балкышы күк Ерак сәнгать дәшә мине дә, Берни вәгъдә итми алҗашка ул — Әмма … Read moreЛунатиклар

Вәрфәләми төне.

Зөлфәт тәрҗемәсе. Оеп яңгыр ява… Сәер бер уй Дер селкетә минем күңелне: Суеш барган чакта туган сабый Шәригатькә хыйлаф түгелме? Кан туена изге Вәрфәләми Бәндәләрне дәшкән ул төндә Яңа туган сабый елаганны Ишетмәде бугай беркем дә.  

Ант итәм

Зөлфәт тәрҗемәсе. Ант итәм шул җәйге фотосурәт белән: Син — болдырда. Дар шикелле чалыш болдыр. Мондый болдыр беркемне дә дәшмәс өйгә, Мондый болдыр өйдән генә олактырыр. Яу киеме сыман синец сатин кулмәк Көчле, горур муеныңны алган буып. Утырасың — ат та тузмәс ачлыкның һәм Кайгыларның тынып калган җыры булып.

Белла Әхмәдуллина

ШИГЫРЬЛӘРЕН УКЫ Белла Әхмәт кызы Әхмәдуллина – танылган совет шагыйрәсе, ХХ йөзнең икенче яртысында иң зур язучыларның берсе. Русия язучылар берлеге, Рус ПЕН-үзәге, А.Пушкин ис. Сынлы Сәнгать музее дуслары берлеге әгъзасы. Әмрикә (Америка) сәнгать һәм әдәбият академиясенең лаеклы әгъзасы. Белла Әхмәдуллина 1937 елның 10 апрелендә Мәскәүдә дөньяга килә. Әтисенең милләте татар, әнисе – Италия чыгышыннан … Read moreБелла Әхмәдуллина