Лунатиклар

  Зөлфәт тәрҗемәсе. Тәкәббер һәм ерак ай калка да Ялгызлыгы өчен үч ала — Һәм кулларын сузып, Лунатиклар Ай артыннан төнлә кузгала. Кыргый зиһен канатларын җәеп Һәм арынып дөнья йөгеннән, Үтә күренмәле сәер җаннар Оча төннең айлы күгеннән. Ерак айның салкын балкышы күк Ерак сәнгать дәшә мине дә, Берни вәгъдә итми алҗашка ул — Әмма … Read moreЛунатиклар

Вәрфәләми төне.

Зөлфәт тәрҗемәсе. Оеп яңгыр ява… Сәер бер уй Дер селкетә минем күңелне: Суеш барган чакта туган сабый Шәригатькә хыйлаф түгелме? Кан туена изге Вәрфәләми Бәндәләрне дәшкән ул төндә Яңа туган сабый елаганны Ишетмәде бугай беркем дә.  

Ант итәм

Зөлфәт тәрҗемәсе. Ант итәм шул җәйге фотосурәт белән: Син — болдырда. Дар шикелле чалыш болдыр. Мондый болдыр беркемне дә дәшмәс өйгә, Мондый болдыр өйдән генә олактырыр. Яу киеме сыман синец сатин кулмәк Көчле, горур муеныңны алган буып. Утырасың — ат та тузмәс ачлыкның һәм Кайгыларның тынып калган җыры булып.

Гыйкаб

Гыйкаб[i]   Чыкты һиҗрәтдин йиде йөз илледә[ii] Төшде галәмгә хәраблык зилзилә. Үзе – аксак, гаклы – ахмак, фетнәдар Золымыны изһар кылды һәрйирә. Күп голамә вә мәшаихләр шәһид Булдылар дине ислам нурилә. Дарелислам фетнәсендин, бел гайан Булды вәйран, акды йәшләр хәүфилә. Нә җавап бирер Хода кашыда ул, Сорса Алла шиддәт-ү гыйкаб илә. Йа Илаһи, әйлә ул … Read moreГыйкаб